Заказ бирүче тарафыннан контракт формалаштыру үзенчәлекләре аңлатылды

2018 елның 7 декабре, җомга

«Төзелеш смета бәясенең үзгәреш индекслары турында» 2018 елның 15 октябренда чыккан 45994-ОГ/09 номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының хаты белән төзелеш смета бәясен билгеләү һәм заказ бирүче тарафыннан контракт бәясен формалаштыру үзенчәлекләре аңлатылды.

Төзелеш смета бәясенең Үзгәреш индексларын эшләү, карау һәм гамәлгә кертү тәртибе «Төзелеш смета бәясенең Үзгәреш индексларын эшләү буенча методик тәкъдимнәрне раслау турында» 2017 елның 9 февраленда чыккан 84/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган Методик тәкъдимнәр (алга таба – Методик тәкъдимнәр) белән билгеләнгән.

Методик тәкъдимнәрнең 1.3 пункты нигезендә Индекслар смета документларын эшләү чорына туры килә торган бәяләр дәрәҗәсендә проект документларын эшләү стадиясендә базис-индекс ысулы белән төзелеш бәясен билгеләү өчен генә кулланыла. Индекслар Россия төзелеш министрлыгының квартал саен чыга торган хатлары белән хәбәр ителә, алар Россия төзелеш министрлыгының рәсми сайтында «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә басылып чыга һәм смета нормативларының федераль реестрына кертелә.

Методик тәкъдимнәрнең 8.2 пункты нигезендә чыгымнарның статьялары буенча Индексларны эшләү һәм бастырып чыгару каралмаган.

Контрактның башлангыч (максималь) бәясе «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апреленда чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законының (алга таба – 44-ФЗ номерлы Закон) 22 статьясы һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2013 елның 2 октябренда чыккан 567 номерлы боерыгы белән расланган контрактның башлангыч (максималь) бәясен билгеләү ысулларын куллану буенча Методик тәкъдимнәр (алга таба – Методика) нигезендә проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе нигезендә төзелеш заказ бирүчесе тарафыннан билгеләнә.

Методиканың 6.1 пункты нигезендә контрактның башлангыч (максималь) бәясен билгеләү өчен нигез булып Россия Федерациясе законнары нигезендә эшләнгән һәм расланган смета (эшләрнең смета бәясе) тора.

Россия Федерациясе законнары нигезендә сатып алу турындагы документларны әзерләгәндә төзелеш заказ бирүчесе контрактның башлангыч (максималь) бәясен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра һәм, башкарылган эшләргә түләү тәртибен дә кертеп, контрактны үтәү шартларын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International