«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе мәктәпләр һәм балалар лагерьларына карата экспертиза үткәрде

2018 елның 14 декабре, җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре балалар өчен 29 объектның – мәктәпләрнең, интернат-мәктәпләрнең һәм сәламәтләндерү лагерьларының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Казан, Азнакай, Арча, Буа, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Спас, Чирмешән, Чистай муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектлары буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2018 елның октябрь – ноябрь айлары)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International