Территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналар чикләрендә урнашучы капиталь төзелеш объектының проект документларына карата дәүләт экспертизасын үткәрү мәҗбүри булган очраклар билгеләнде.
РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә дәүләт экспертизасы территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналар чикләрендә төзелергә, төзекләндерелергә тиешле объектларның проект документларына карата гына үткәрелә, аларның режимы капиталь төзелеш объектлар урнаштыруны чикләүне күздә тота. Башка очракларда төзүче яки техник заказ бирүче үзенең теләге буенча техник документларны, шулай ук инженерлык эзләнүләрне дәүләти яки дәүләтнеке булмаган экспертизага җибәрә.
Димәк, режимнары капиталь төзелеш объектларын урнаштыруны чикләүне күздә тоткан очракта, территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналар чикләре билгеләнмәсә, төзүче үзенең теләге буенча проект документларын дәүләти дә, дәүләтнеке булмаган экспертизага да җибәрергә хокуклы.