Төзелеш объектларының контракт бәясен һәм смета бәясен билгеләү буенча 44-ФЗ номерлы Федераль законга карата үзгәрешләр гамәлгә керде

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 27 июнендә чыккан 151-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм 2013 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы Федераль законына үзгәрешләр кертелде, анда «смета бәясе», «контрактның башлангыч максималь бәясе», «контракт сметасы» кебек төшенчәләр бер-берсеннән мөстәкыйль рәвештә чикләнгән.

Контрактның башлангыч (максималь) бәясе һәм бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан төзелә торган контракт бәясе, заказ бирүче тарафыннан киләсе ысулны яки берничә түбәндәге ысулларны куллану юлы белән билгеләнә һәм нигезләнә:

  • чагыштырма базар бәяләренең (базарны анализлау) ысулы;
  • норматив ысул;
  • тариф ысулы;
  • проект-смета ысулы;
  • чыгымлы ысул.

Үзгәрешләр гамәлгә 2020 елның 8 гыйнварыннан керде.

Контрактның башлангыч (максималь) бәясен, контракт бәясен, бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) тарафыннан төзелә торган контракт бәясен, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә (территориаль планлаштырудан тыш) сатып алуларны башкару вакытында товарның, эшнең, хезмәт күрсәтелүнең башлангыч бәясен билгеләү тәртибе

Контракт сметасын төзү тәртибе

Башлангыч (максималь) контракт бәясе протоколы

Инженерлык эзләнүләр һәм (яки) проект документларын әзерләү буенча эшләрне сатып алганда контрактның башлангыч (максималь) бәясен исәпләү

Техник заказ бирүче функцияләрен башкару буенча хезмәт күрсәтелүләрне сатып алганда контрактның башлангыч (максималь) бәясен исәпләү

Төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, капиталь төзелеш объектларын сүтү, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрен) саклау һәм капиталь төзелеш объектлары булмаган объектларга карата төзелеш эшләрен башкару буенча сатып алуларны башкарганда контрактның башлангыч (максималь) бәясен исәпләү

Конструктив карарлар (элементлар) һәм эшләрнең комплекслары (төрләре) күләмнәре ведомствосы

Контракт сметасы проекты

Контракт сметасы

Контракт сметасы (үзгәрешне исәпкә алып)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International