ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР муниципаль берәмлекләрендә спорт комплекслары төзелешенә карата проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасында торак йортлар төзелешенә карата проект документларының һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең экспертизасы үткәрелде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 15 мартында «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру үзенчәлекләре һәм аларны рәсмиләштерү» семинарын оештыра.

2019 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлекне гамәлгә ашыручы физик затлар өчен «үзмәшгульләр» сыйфатында һөнәри керемгә яңа махсус салым режимы кертелде. Бу пилот проекты 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан Республикасында кертелә.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР муниципаль берәмлекләрендә балалар иҗаты өчен объектлар төзелешенә карата проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан РФ ШрК 49 маддәсендәге 2 һәм 3 өлешләрендә күрсәтелгән объектлар буенча дәүләт экспертизасы, шул исәптән капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты буенча смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү өлешендә генә үткәрелә.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле хатын - кызларыбыз! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

2019 елның 11-15 март көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Биналарны һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» квалификация күтәрү курсларын үткәрә.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның I кварталына төзелеш-монтаж, сафка кертелә торган эшләр буенча смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, шулай ук башка эшләрнең һәм чыгымнарның тәкъдим ителгән күләмен хәбәр итте.

Мәскәүдә алдынгы галимнәр, эре проект һәм тикшеренү оешмалары вәкилләре катнашында «Инженер-экологик эзләнүләр – норматив-хокукый база, заманча ысуллар һәм җиһазлар» бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Чарада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең махсус экспертизалар бүлеге эксперты Александр Владимир улы Никитин катнашты, ул доклад белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International