Зәй, Нурлат һәм Чистайда балалар иҗаты өчен яңа объектлар барлыкка киләчәк

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР муниципаль берәмлекләрендә балалар иҗаты өчен объектлар төзелешенә карата проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Гомуми мәйданы 8 мең кв.м. артык булган Балалар иҗаты йорты Зәй шәһәрендә Җиңү проспекты буенча барлыкка киләчәк. Балалар иҗаты өчен мәйданы 6 мең кв.м. артык булган яңа комплекс Нурлат шәһәрендә Гагарин һәм Мәктәп урамнары арасында төзеләчәк. Чистай шәһәрендә Энгельс ур., 152 адресы буенча шулай ук мәйданы 6 мең кв.м. артык булган Балалар сәнгать мәктәбе барлыкка киләчәк.

Барлык комплекслар да – 3 катлы. Проектлар белән каралган:

  • беренче катта: металл эшкәртү остаханәсе, агач эшкәртү остаханәсе, бассейнлы суднолар моделе остаханәсе, хәрби-патриотик тәрбия классы, актлар залы, артистлык залы;
  • икенче катта: малайлар һәм кызлар өчен киенү бүлмәләре булган ике бию залы, робототехника классы, компьютер классы, кладлы чүлмәк ясау остаханәсе;
  • өченче катта: туризм буенча дәресләр өчен класс, лабораторияле экологик-биологик юнәлештәге класс, кладлы реставрация остаханәсе, кладлы тегү остаханәсе, авто-авиамодельләштерү һәм ракета төзелеше остаханәсе, туган якны өйрәнү музее.

Барлык биналарны тиешле җиһазлар, мебель һәм санитар-техник җайланмалар ассортименты белән тәэмин итү каралган. Бинада халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен лифт каралган.

Территорияне төзекләндерү үз эченә агач һәм куаклар утыртуны, бина периметры буенда ял итү зоналарын, тротуарлар урнаштыруны, кече архитектура формалары куюны ала.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International