Капиталь ремонт объектларына карата экспертиза үткәрү буенча аңлатмалар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан РФ ШрК 49 маддәсендәге 2 һәм 3 өлешләрендә күрсәтелгән объектлар буенча дәүләт экспертизасы, шул исәптән капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты буенча смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү өлешендә генә үткәрелә.

РФ бюджет системасы бюджетлары акчаларын, РФ субъектлары, муниципаль берәмлекләр, юридик затлар, РФ, РФ субъектларының, муниципаль берәмлекләрнең устав (склад) капиталларында өлеше 50 проценттан артык санны тәшкил итүче юридик затларның акчаларын җәлеп итеп финанслана торган төзелешнең смета бәясе РФ ШрК 8.3 маддәсендәге 2 өлеше нигезендә, аны билгеләүнең дөреслегенә карата тикшерелергә тиеш.

РФ бюджет системасы бюджетлары акчаларын, РФ ШрК 8.3 маддәсендәге 1 өлешендә күрсәтелгән затлар акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларына карата капиталь ремонт үткәрелгән очракта, смета документларын әзерләү төзүче яки техник заказ бирүче тарафыннан расланган дефектлар исемлеген, һәм капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлаганда башкарыла торган эшләрнең эчтәлегенә карап, проектлаштыруга карата төзүче яки техник заказ бирүченең биремнәрен үз эченә алган акт нигезендә бара. Шул ук вакытта төзүче үз инициативасы буенча проект документларының башка бүлекләрен әзерләүне тәэмин итәргә хокуклы. Капиталь ремонтны финанслау башка акчаларны җәлеп итеп гамәлгә ашырылган очракта, проект документларын әзерләү төзүче инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

2019 елның 21 февралендә чыккан 6015-ОД/08 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International