«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР муниципаль берәмлекләрендә спорт комплекслары төзелешенә карата проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.
ТР Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авыл җирлегендә 17 мең кв. м мәйданлы, бассейны булган яңа спорт комплексы төзелеше көтелә. Спорт комплексы йөзү, баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш һәм гомуми физик әзерлек буенча укыту-тренировка дәресләрен үткәрү өчен билгеләнгән. Спорт комплексы бинасы берничә катлы – керү төркеме блогы (3 катлы), спорт блогы (4 катлы). Спорт блогы үз эченә спорт залын, тренажер залын, бассейнны ала. Проект белән бассейнда өлкәннәр (30 кеше сыйдырышлы) һәм балалар (18 кеше сыйдырышлы) өчен ике ваннаны урнаштыру каралган.
«SABA-ARENA» универсаль спорт комплексы ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы штб, М. Җәлил урамы, 3 нче йорт адресы буенча барлыкка киләчәк. Спорт комплексы бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы буенча дәресләр өчен файдаланылачак. Спорт комплексы бинасы – 4 катлы. Бинада трибуналы мини-футбол залын, өстәл теннисы өчен ике залны урнаштыру каралган.
Проектлар белән йөрү юллары, тротуарлар, автостоянкалар, территорияне газоннар, чәчәк түтәлләре белән яшелләндерү һәм кече архитектура формалары белән җиһазлау каралган.
Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма