Мәскәүдә алдынгы галимнәр, эре проект һәм тикшеренү оешмалары вәкилләре катнашында «Инженер-экологик эзләнүләр – норматив-хокукый база, заманча ысуллар һәм җиһазлар» бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Чарада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең махсус экспертизалар бүлеге эксперты Александр Владимир улы Никитин катнашты, ул доклад белән чыгыш ясады.
-------------------------------------------------------------------------------------------------------
«Инженер-экологик эзләнүләр кысаларында территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналарны билгеләүдә «Билгесезлек» темасына доклад
-------------------------------------------------------------------------------------------------------
Конференция кысаларында түбәндәге темалар каралып үтте:
1. Инженер-экологик эзләнүләр норматив базаның торышы
2. Инженер-экологик эзләнүләр составындагы территория үзенчәлекләренә, проектлана торган объектның үзенчәлегенә карап эш төрләрен һәм күләмнәрен билгеләү
3. Инженер-экологик эзләнүләр бәясен билгеләү мәсьәләләре
4. Инженер-экологик эзләнүләр составындагы махсус тикшеренүләрне башкару үзенчәлекләре (археологик, медик-биологик, санитар-паразитологик, гидробиологик һәм социаль-икътисадый тикшеренүләр)
5. Экологик мониторингны оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре
6. Бәйсез экологик контрольны оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре
7. Инженер-экологик эзләнүләрне башкару өчен заманча кыр һәм лаборатория җиһазлары
8. Инженер-экологик эзләнүләрне башкару өчен программалар белән тәэмин итү
9. Инженер-экологик эзләнүләр материалларына карата дәүләт экспертизасы органнарының таләпләре