«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 15 мартында «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру үзенчәлекләре һәм аларны рәсмиләштерү» семинарын оештыра.
Максатчан аудитория: җир мәсьәләләре һәм шәһәр төзелеше сәясәте буенча җирле үзидарә органнары, юридик бүлекләр белгечләре, җир белән файдаланучы һәм төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр.
Семинарның лекторлары булып Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, «Казан (Идел буе) Федераль университеты» югары һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе белгечләре чыгыш ясый.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 4 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә төшке аш, мәгълүмати-методик материал комплекты керә.
Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.