2019 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлекне гамәлгә ашыручы физик затлар өчен «үзмәшгульләр» сыйфатында һөнәри керемгә яңа махсус салым режимы кертелде. Бу пилот проекты 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан Республикасында кертелә.
2019 елның гыйнварыннан рәсми статустан башка эшләүче үзмәшгульләр башта табылган керем суммасыннан 20%, әмма 1000 сумнан да ким түгел, ә ярты ел дәвамында бозу кабатланган очракта – бөтен табыш суммасына, ләкин 5000 сумнан да ким түгел суммага штраф түләргә мәҗбүр булырга мөмкин.
Ничек үзмәшгуль гражданин булырга:
------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
Моның өчен һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында салым органына килмичә җайлы ысулларның берсе белән теркәлергә кирәк:
- «Минем салым» мобиль кушымта ярдәмендә
- «Минем салым» веб-кабинеты аша https://lknpd.nalog.ru
- әлеге махсус режим кысаларында Федераль салым хезмәте белән мәгълүмати хезмәттәшлек итүче банклар аша
Тулырак мәгълүмат https://npd.nalog.ru/ сайтында