Кадерле хатын - кызларыбыз!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын - кызлар көне белән котлыйм! Бу матурлык, мөлаемлык һәм наз бәйрәмен без аеруча җылылык белән каршы алабыз, чөнки ул матурлык һәм гармония, җылылык һәм сизгерлек, шәфкатьлелек һәм гаделлек дөньясына алып баручы гүзәл затларга багышланган.
Сез үзегездә иҗади көч алып барасыз һәм тормыш бүләк итәсез. Сезнең ярдәм белән мәңгелек кыйммәтләребез – мәхәббәт, гаилә, тугрылык какшамас булып кала. Без Сезне тормышыбызны бизәгәнегез өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез, ә Сезнең мәхәббәтегез һәм ярдәмегез безне яхшы эшләргә рухландырып, көчлерәк итә.
Иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгызны тормышка ашырып, бүген Сез – хәзерге хатын-кызлар – җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә дә зур уңышларга ирешәсез. Төзелеш тармагында шундый максатчан, башлап йөрүче, дәртле һәм искиткеч хатын-кызлар эшләвен билгеләп үтәргә бик күңелле!
Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! Яхшылык һәм йөрәклелек, мәхәббәт һәм наз, хезмәт һәм сабырлык, дөньяны яктырак, мәрхәмәтлерәк, матуррак итә белүегез өчен! Сезгә сәламәтлек, якын йөрәкләрнең җылысын, күңел тынычлыгын, гаилә иминлеген һәм хисләрнең ихлас күңелдән булуын телим. Бу матур язгы бәйрәмнең җылысы йөрәкләрегезне җылытсын һәм күңелле елмаюлар бүләк итсен! Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов