«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасында торак йортлар төзелешенә карата проект документларының һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең экспертизасы үткәрелде. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Нәтиҗәләр буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
148 торак йортка исәпләнгән компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерү Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Яңа Шигали авылында планлаштырыла. Төзелеш участогы мәйданы 633 мең кв. м. артык санны тәшкил итә.
Казанның Совет районында Губкин урамы буенча ике яңа торак объект төзеләчәк. Бер торак йорт – 10 катлы, үз эченә техник катны кертә һәм ике секциядән тора. Биредә бер һәм ике бүлмәле фатирларны урнаштыру планлаштырыла. Икенче йорт берничә катлык секцияләрдән тора – техник катларны кертеп, 19 һәм 10 катлы. Проект белән 1, 2, 3, 4 һәм 5 бүлмәле фатирларны урнаштыру каралган.
Йорт яны территориясендә җир асты һәм җир өсте парковкаларын урнаштыру, тротуарларны урнаштыру, асфальт-бетон өслекле юлларны салу, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, ял итү мәйданчыкларын урнаштыру, газоннар белән яшелләндерү һәм декоратив куаклар утырту планлаштырыла. Проект карарлары халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы булган иминлек һәм эргономия тирәлеге таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма