Иҗтимагый биналарны акустик проектлаштыру кагыйдәләре гамәлгә керде

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 16 маеннан башлап «Иҗтимагый биналар.  Акустик проектлаштыру кагыйдәләре» КҖ 415.1325800.2018 кагыйдәләренең яңа җыентыгы гамәлгә керде.

Яңа документ нормалары төрле билгеләнештәге зур сыйдырышлы (5 мең һәм аннан да күбрәк урын) яңа һәм реконструкцияләнә торган ябык спорт-тамаша залларын акустик проектлаштыруга кагыла:

  • 5-10 мең кеше сыйдырышлы универсаль спорт-концерт заллары, нигездә, спортның уен төрләре өчен билгеләнгән, стационар уен мәйданчыгы булган, тамашачыларны уен мәйданчыгында концерт чараларын үткәрү өчен урнаштыру мөмкинлеге белән;
  • уртача 15-20 мең кеше сыйдырышлы зуррак ябык спорт корылмалары, аларның функцияләрен боз ареналарына, футбол манежларына, һәм башка объектларга  кадәр киңәйтү, концерт-тамаша чараларының киңәйтелгән мөмкинлекләре белән;
  • зур ареналар һәм стадионнар, аларның түшәмәләрен һәм ачыктан тулысынча ябык типтагы нигезләрне үзгәртеп коруның киң мөмкинлекләре булган, шул исәптән 40 меңнән артык кеше сыйдырышлы су спорт төрләре өчен дә.

Заманча спорт-тамаша залы махсус проект буенча эшләнгән тавыш бирү системасы белән җиһазландырылырга тиеш. Документ белән шулай ук «Акустика», «Шумозащита» һәм «Электроакустика» бүлекләре буенча проект документлары составына таләпләр билгеләнә.

«Иҗтимагый биналар. Акустик проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыентыгын раслау турында» 2018 елның 15 ноябрендә чыккан 728/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International