Капиталь төзелеш объектын сүтү: эшләрне оештыру проектының составы һәм эчтәлеге

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елның 8 маеннан «Капиталь төзелеш объектын сүтү буенча эшләрне оештыру проектының составына һәм эчтәлегенә карата таләпләрне раслау турында» 2019 елның 26 апрелендә чыккан 509 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде. Яңа документ РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55.30 маддәсендәге 5 өлеше таләпләре нигезендә кабул ителде.

Капиталь төзелеш объектын сүтү эшләрен оештыру проекты текст һәм график өлешләрдән тора.

Проектның текст өлеше үз эченә ала:

  • проектны эшләү өчен нигез;
  • капиталь төзелеш объектының төре һәм тасвирламасы;
  • проект документларына экспертиза бәяләмәсе турында мәгълүматлар;
  • тикшерү нәтиҗәләре һәм материаллары турында мәгълүматлар;
  • объектны эксплуатацияләүдән чыгару буенча чаралар исемлеге;
  • сүтелә торган технологик җиһазлар исемлеге һәм башка мәгълүматлар.

Проектның график өлешенә кертелә:

  • капиталь төзелеш объекты урнашкан җир кишәрлегенең сүтелергә тиешле планы;
  • сүтелергә тиешле капиталь төзелеш объектының үлчәм сызымнары;
  • инженер-техник тәэмин итү челтәрләренең саклагыч җайланмалар сызымнары;
  • сүтү эзлеклелегенең  һәм төзелеш конструкцияләрен сүтүнең, җиһазларның һәм инженер-техник тәэмин итү челтәрләренең технологик карта-схемасы.

Әгәр сүтү РФ бюджет системасы бюджетлары акчаларын, РФ, РФ субъектлары, муниципаль берәмлекләр тарафыннан төзелгән юридик затлар, РФ, РФ субъектлары, муниципаль берәмлекләр устав (склад) капиталларындагы өлеше 50 проценттан артык санны тәшкил итүче акчаларны җәлеп итеп гамәлгә ашырылырга планлаштырылса, проектка капиталь төзелеш объектын сүтүгә карата смета куелырга тиеш дип билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International