«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал торак бистәсендәге 268 торак йортына компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерү» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Проект үз эченә су белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, канализация, автомобиль юлын төзекләндерү эшләрен кертә. Барлыгы 180 нән 820 метрга кадәр озынлыктагы 12 проектлана торган юл участогы каралган. Юлның гомуми озынлыгы 4,6 км тәшкил итә. Асфальт-бетон өслекле юллар 6 метрдан да ким түгел. Тупик юлда борылма мәйданчыклар урнаштыру каралган. Газүткәргечнең озынлыгы – 4,5 км, су челтәрләренеке – 7 км, су бүлү челтәрләренеке – 10 км дан артык.
Капиталь төзелеш объектына карата тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик таләпләргә, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма