2019 елның маенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Казанда (8 объект), Биектау (2 объект), Яшел Үзән районында (1 объект), Кукмара (1 объект), Саба (1 объект) районнарында урнашкан 13 медицина учреждениесе биналарының капиталь ремонты буенча смета документларына тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР төзелеш министрлыгы белән берлектә 2019 елның 18 июнендә «Проектлаштыру, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау вакытында биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» темасы буенча семинар оештыра.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, табигать саклау структуралары хезмәткәрләре, әйләнә-тирә мохитне саклаучылар, экологлар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Капиталь салуларга бюджет акчаларын тоту нәтиҗәлелеге критерийлары.
2019 елның 31 маенда Мәскәүдә Берлекләр йортында «Милли бөеклек» премиясе лауреатларын бүләкләүнең тантаналы чарасы үтте. Тантана Россия эшкуарлары көнен, шулай ук Евразия икътисадый берлеге һәм БДБ Башкарма комитеты төзүнең истәлекле даталарын билгеләп үтү кысаларында үтте. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов «Мактауга лаеклы репутация» номинациясендә югары профессиональлек, хезмәт сөючәнлек, актив тормыш позициясе, үз эшенә бирелгәнлеге, идарә ысулларының интенсив үсеше һәм камилләштерелүе өчен «Милли бөеклек» премиясенә лаек булды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 14 июнендә Әлмәт шәһ. «Актуаль үзгәрешләрне исәпкә алып, контрольлек органнары тарафыннан тикшерелгәндә юридик затларның хокукларын әзерләү һәм яклау тәртибе» программасы буенча семинар оештыра.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Төзелеш тармагын модернизацияләү һәм төзелешнең сыйфатын арттыру буенча беренче чираттагы бурычлар турында» 2018 елның 19 июлендә чыккан Пр-1235 номерлы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, шулай ук «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы «Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре нигезендә капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итү системасын булдыру» 6.01.021 чаралары нигезендә Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты эшләнде.
«2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» конкурсының 2 тур нәтиҗәләре билгеле булды. Быел конкурста җиңү өчен смета эшенең утыз белгече ярыша. Тур кагыйдәләре буенча һәр катнашучы үзе, үзенең һөнәри юлы, конкурста катнашу өчен мотивлар һәм стимуллар, шөгыльләр, бүләкләр, хобби һ.б. турында презентация тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта кабат куллануның икътисадый яктан нәтиҗәле проект документларының федераль реестрында 1012 проект бар. Икътисади яктан нәтиҗәле проект документларын файдалану – проектлаганда бюджет акчаларын сарыф итүнең нәтиҗәлелеген арттыра, шулай ук апробацияләнгән һәм үзен уңышлы яктан күрсәткән техник һәм технологик чишелешләрне кабатларга мөмкинлек бирә.
2019 елның 22 маенда ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольның бишьеллыгына багышланган түгәрәк өстәл үтте.