«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе» яраклылык сертификаты белән билгеләнде.
«Россиянең иң яхшы 100 предприятиесе» ирекле сертификацияләү системасы «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе эшчәнлеге хезмәтләренең сыйфатлылыгы һәм ышанычлылыгы өлкәсендә халыкара нормалар һәм россия законнары таләпләренә туры килүен, күпьеллык һөнәри практика белән расланган компетенциянең югары дәрәҗәсе, яхшы эшлекле репутациясе, югары квалификацияле менеджменты һәм персоналы булуын билгеләде.
Әлеге реестр конкуренциягә сәләтлелекне арттыру, продукциянең һәм хезмәтләрнең нәтиҗәле җитештерүчеләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм маркировкалау максатыннан техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) ярдәмендә булдырылган һәм алып барыла. Бирелгән сертификат барлык федераль агентлыклар, учреждениеләр, шулай ук дәүләт катнашындагы компанияләр тарафыннан таныла, һәм дәүләт сатып алуларында (44-ФЗ), шәхси тендерларда (223-ФЗ) һәм маркетинг проектларында кулланылырга мөмкин.