Россиянең төзелеш министрлыгы уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль субсидияләр җибәрелгән «Акыллы шәһәр» стандарты буенча чаралар исемлеген киңәйтте.
Акчалар гражданнарны шәһәр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү буенча цифрлы платформаны булдыру өчен файдаланылырга мөмкин. Мондый платформа шәһәр халкының рейтинглы тавыш бирүдә катнашуын, аларның дистанцион мөрәҗәгать итү мөмкинлеген, шулай ук шәһәрлеләр тарафыннан искәрмәләр һәм тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге булган шәһәр хакимиятенең мөһим шәһәр проектлары буенча планнарын ачык урнаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Мәҗбүри шарт – муниципаль хезмәтләр эшчәнлеген синхронлаштыру һәм төрле өлкәләрдә ремонт эшләре турындагы мәгълүматны онлайн-картада күрсәтү.
Шулай ук 2019 елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектның уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру программасын гамәлгә ашыруга билгеләнгән федераль бюджеттан субсидияләр өлешчә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру чараларына җибәрелә ала.
«Акыллы шәһәр» проектының төп бурычы – шәһәр халкын уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру процессларына җәлеп итү. 2024 елга бу күрсәткеч ил халкының 30% тәшкил итәргә тиеш. Цифрлы сервисларны куллану хакимият органнары белән аралашуны гади һәм уңайлы итәргә мөмкинлек бирә, шулай ук төзекләндерү объектлары өчен рейтинг тавыш бирүләрен үткәрүгә ресурсларны экономияли.