Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин төзелештә искергән нормаларны һәм кагыйдәләрне эшләргә кушты

2019 елның 21 мае, сишәмбе

2019 елның 14-16 май көннәрендә Сочида узган медиафорум кысаларында Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин төзелеш объектларын вакытында файдалануга тапшыру максатыннан искергән кагыйдәләрне һәм нормаларны, шулай ук төзелештә бәя кую системасын яңарту кирәклеген билгеләп үтте. Төзелеш срокларын бозуның төп сәбәпләре булып намуссыз подрядчылар һәм документлар рәсмиләштерү белән бәйле булган проблемалар чыкты.

Әлеге мәсьәләне хәл итү максаты белән, подрядчыларга карата таләпләрне арттыру һәм эш барышын активрак контрольдә тоту кирәклеге билгеләнде. Шулай ук конкурс документларында эшләрнең бәясе объект төзелешенә караганда күпкә түбән дәрәҗәдә билгеләнә торган очракларны булдырмас өчен, РФ Хөкүмәтенә искергән төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм бу өлкәдә бәя кую мәсьәләсен эшләү буенча тиешле йөкләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International