2019 елның маенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Казанда (8 объект), Биектау (2 объект), Яшел Үзән районында (1 объект), Кукмара (1 объект), Саба (1 объект) районнарында урнашкан 13 медицина учреждениесе биналарының капиталь ремонты буенча смета документларына тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
______________________
Белешмә:
Татарстан Республикасында 2017 елдан башлап сәламәтлек саклауның амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында республиканың эре клиникалары, авыл табиблык амбулаторияләре яңартылды. Ел саен якынча 70-130 сәламәтлек саклауның медицина учреждениеләре ремонтлана, медицина җиһазлары, мебель һәм инвентарь белән җиһазлана. Үткәрелгән капиталь ремонттан һәм заманча җиһазлар белән җиһазланганнан соң шокка каршы, реанимация, универсаль операция бүлмәләре оештырылган, диагностика һәм изоляцияләү блоклары, өзлексез күзәтү белән кыска вакытлы тору палаталары булдырылган. Болар барысы да пациентлар өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
2017 елда сәламәтлек саклау амбулатор-поликлиника учреждениеләренең 75 объектында финанслау күләме белән 4 млрд сумны тәшкил иткән сан белән җиһазлар, шул исәптән медицина, мебель һәм инвентарь сатып алу эшләре башкарылды.
2018 елда 132 объект ремонтланган (шул исәптән өстәмә рәвештә элек ремонтланган 22 АПИ җиһазлар белән җиһазландырылган), финанслау күләме – 3 489,8 млн. сум.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма