«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе объектларның үтемлелеген проектлаштыру кагыйдәләре буенча семинар үткәрәчәк

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР төзелеш министрлыгы белән берлектә 2019 елның 18 июнендә «Проектлаштыру, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау вакытында биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» темасы буенча семинар оештыра.

Семинарның лекторы булып Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Ирина Юлий кызы Просвирякова чыгыш ясый.

Катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).

Укулар азагында семинарда катнашучы сертификаты бирелә.

Семинар түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22нче йорт, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»).

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Семинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International