1000нән артык төзелеш объектын уңышлы карарларның тәңгәллекләре буларак файдаланырга рөхсәт ителә

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта кабат куллануның икътисадый яктан нәтиҗәле проект документларының федераль реестрында 1012 проект бар. Икътисади яктан нәтиҗәле проект документларын файдалану – проектлаганда бюджет акчаларын сарыф итүнең нәтиҗәлелеген арттыра, шулай ук апробацияләнгән һәм үзен уңышлы яктан күрсәткән техник һәм технологик чишелешләрне кабатларга мөмкинлек бирә.

Барлыгы кабат куллану проектлары реестрына кертелгән:

  • 400 балалар бакчасы
  • 285 мәктәп
  • 106 торак йорт
  • 87 спорт бинасы һәм корылмалары
  • 59 сәламәтлек саклау объекты
  • 20 мәдәният объекты
  • 19 коммуналь хезмәт күрсәтү объекты
  • 13 социаль хезмәт күрсәтү объекты
  • 12 административ бина
  • 11 линияле объект

Проектларны реестрга урнаштыру буенча лидер-төбәкләр: Мәскәү, Воронеж һәм Түбән Новгород өлкәләре, Саха (Якутия) Республикасы.

_______________________

Белешмә:

Әгәр түбәндәге критерийларга туры килсә, проект документлары икътисадый яктан нәтиҗәле дип санала:

  • капиталь төзелеш объекты төзелешенең смета бәясе Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган төзелеш бәяләренең эреләндерелгән нормативларын куллану белән билгеләнгән фаразланган (чик) төзелеш бәясеннән артмаска тиеш:
  • ТБН булмаган очракта – объект төзелеше планлаштырылган территориянең билгеләнеше, проект егәрлеге, табигый һәм башка шартлары буенча охшаш объектларның смета бәясеннән;
  • объект «C» классыннан ким булмаган энергетика нәтиҗәлелеге классына ия булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International