Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Төзелеш тармагын модернизацияләү һәм төзелешнең сыйфатын арттыру буенча беренче чираттагы бурычлар турында» 2018 елның 19 июлендә чыккан Пр-1235 номерлы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, шулай ук «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы «Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре нигезендә капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итү системасын булдыру» 6.01.021 чаралары нигезендә Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты эшләнде.
Закон проекты барлык бизнес-процессларны, төзелеш өлкәсендә дәүләт идарәсе һәм дәүләт хезмәтләре функцияләрен исәпкә алып, бөтен тормыш циклы дәвамында мәгълүмати модельләштерүне куллану юлы белән, капиталь төзелеш объектлары турында мәгълүмат белән идарә итүнең бердәм системасын гамәлгә кертүнең хокукый нигезләрен тәэмин итә.
Яңа закон проекты түбәндәге әйберләргә мөмкинлек бирә:
Проектның гавами фикер алышуы 2019 елның 12 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Федераль закон гамәлгә 2022 елның 1 гыйнварыннан керер дип планлаштырыла.