Мәҗит Хаҗип улы Салиховка югары профессиональлек өчен «Милли бөеклек» бүләге тапшырылды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 31 маенда Мәскәүдә Берлекләр йортында «Милли бөеклек» премиясе лауреатларын бүләкләүнең тантаналы чарасы үтте. Тантана Россия эшкуарлары көнен, шулай ук Евразия икътисадый берлеге һәм БДБ Башкарма комитеты төзүнең истәлекле даталарын билгеләп үтү кысаларында үтте. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов «Мактауга лаеклы репутация» номинациясендә югары профессиональлек, хезмәт сөючәнлек, актив тормыш позициясе, үз эшенә бирелгәнлеге, идарә ысулларының интенсив үсеше һәм камилләштерелүе өчен «Милли бөеклек» премиясенә лаек булды.

2019 елгы Премия лауреатлары арасында Россия Федерациясе, шулай ук Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Әрмәнстан Республикасының төрле өлкәләреннән лаеклы вәкилләр бар иде. Быел бүләккә лаек булган мәртәбәле кунаклар арасында – Стас Намин (совет һәм россия музыканты, композитор һәм продюсер, рәссам һәм фотограф, театр һәм кино режиссеры), Василий Семен улы Лановой (совет һәм россия театр һәм кино актеры, җәмәгать эшлеклесе), Никита Павел улы Симонян (совет футболчысы, тренер, РФБ беренче вице-президенты).

___________________________

«Милли бөеклек» премиясе – бәйсез иҗтимагый премия, аның максаты – фән һәм икътисадның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче россия һәм чит ил компанияләрен ачыклау һәм бүләкләү. Эшкуарлык традицияләрен саклап калучылар һәм ныгытучылар – халыкара кооперацияне һәм интеграцияне үстерүчеләр. Шулай ук премиягә Россиянең һәм ЕАИБ илләренең социаль-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре лаеклы.

IMG_9132.jpg

IMG_9169.jpg

IMG_9192.JPG

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International