Мәҗит Хаҗип улы Салихов Экологлар көне һәм Халыкара әйләнә-тирә мохит көне белән котлый!

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, табигать саклау структуралары хезмәткәрләре, әйләнә-тирә мохитне саклаучылар, экологлар!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сез табигатьне саклау эшенә үз вакытыгызны, хезмәтегезне, талантыгызны һәм көчегезне зур шатлык белән сарыф итеп, экологияне үз һөнәрегез итеп сайладыгыз. Нәтиҗәләр бар һәм киләчәктә яхшы күренәчәк, чөнки бу киләчәккә игелекле хезмәт.

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү югары җаваплылыкны һәм профессиональлекне таләп итә. Бу мөһим мәсьәләне хәл итү сезнең кебек профессионаллардан башка мөмкин түгел. Сезнең көндәлек эшегез нәтиҗәсендә безнең илдә соңгы вакытта шактый уңай үзгәрешләр булды. Предприятиеләр җитештерүләрне модернизацияләүне һәм үзгәртеп коруны активрак башкаралар, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йөкләнешне киметә торган заманча технологияләр кертәләр. Безнең шәһәрләр һәм бистәләр яшелләнә, елгалар – чистара, хайваннар дөньясы – баеп бара. Сез көн саен әйләнә-тирә мохитне саклау буенча билгеләнгән барлык чаралар да үтәлсен өчен, республикабыз, илебез һәм Җир планетасы иминлеге өчен хезмәт итәсез.

Экологик аңыбызның әкренләп үзгәрүен, кешеләр экология мәсьәләләре белән күбрәк кызыксынуын аңлау бик күңелле. Тормыш шартларын яхшыртуны барыннан да элек үзебездән, йортыбыздан, подъезддан, урамыбыздан башларга кирәклеген без аңлыйбыз. Без бергә табигать байлыкларын саклый һәм арттыра алырбыз дип ышанам!

Табигать саклау эшенә профессиональ рәвештә бәйле барлык кешеләргә дә уңайлы яшәү тирәлеген тәэмин итүдә нәтиҗәле эшчәнлек, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм шундый мөһим хезмәттә уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International