2019 елның 17 июлендә чыккан Пр-1381ГС номерлы РФ Президентының күрсәтмәсен үтәү кысаларында һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алу өлкәсендәге контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законының 34 статьясындагы 11 өлеше һәм «Типлаштырылган контрактларны, контрактларның типлаштырылган шартларын эшләү тәртибе, шулай ук аларны куллану очраклары һәм шартлары турында» 2014 елның 2 июлендә чыккан 606 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә «Проект һәм тикшеренү эшләрен башкаруга карата Типлаштырылган дәүләт (муниципаль) контрактын һәм әлеге типлаштырылган контрактның мәгълүмати картасын раслау турында» 2018 елның 5 июлендә чыккан 397/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы үз көчен югалтты.
«Кирпеч салу вакытында сезнең башнялы кран объектта юк иде». «Ни өчен объектта экскаватор чүмече күләме бәядән аерылып тора?» «Су» ресурсын бәяләрдән алыгыз». Бу подрядчы оешмаларның сметчикларына төрле тикшерүче һәм контрольдә тотучы оешмалар вәкилләреннән ишетергә туры килә торган бары тик иң аз кисәтүләр генә. Бу барлык «тикшерүчеләр» «РФ территориясендә төзелеш продукциясе бәясен билгеләү методикасы» дигән ББМ 81-35.2004 2.2 нче пунктында тасвирланган сметада бәя куюның төп принципларның берсен оныталар.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2019 елның 21-22 ноябрь көннәрендә «Төзелештә техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» дип аталган квалификация күтәрү курсларын оештыра.
2019 елның 18-22 ноябрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә («ПрофСтандарт») «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» программасы буенча эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен квалификация күтәрү курслары үтәчәк.
Россиянең төзелеш министрлыгы дәүләт контрактын үтәгәндә мөһим шартларны үзгәртү буенча аңлатмалар бирде.
2019 елның 14-15 ноябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге «Россия хезмәт законнары үзгәрешләренең стратегиясе һәм яңалыклары: юридик затлар тарафыннан гамәлгә ашыру проблемалары» темасына семинар үткәрә.
Проект документларын әзерләү төзүче яки техник заказ бирүче инициативасы буенча капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең аерым этапларына карата гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Сезнең игътибарыгызга семинар лекторларының доклад материаллары белән атналык басмаларны тәкъдим итәбез.
2019 елның 4 сентябрендә чыккан 513/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән машиналарны һәм механизмнарны, шул исәптән, тышкы энергия чыганагыннан эшләүче һәм эшче-төзүче тарафыннан җитештерү операцияләрен башкарганда кулланыла торган двигательләр белән тәэмин ителгән машиналарны, автотранспорт чараларын, коралны эксплуатацияләү буенча смета бәяләрен билгеләү өчен Методик тәкъдимнәр билгеләнде.
Россиянең транспорт министрлыгы тимер юл транспортында сибеп һәм өем алып ташып була торган Йөкләр исемлеген төзәтте һәм тулыландырды.