2019 елның 17 июлендә чыккан Пр-1381ГС номерлы РФ Президентының күрсәтмәсен үтәү кысаларында һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алу өлкәсендәге контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законының 34 статьясындагы 11 өлеше һәм «Типлаштырылган контрактларны, контрактларның типлаштырылган шартларын эшләү тәртибе, шулай ук аларны куллану очраклары һәм шартлары турында» 2014 елның 2 июлендә чыккан 606 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә «Проект һәм тикшеренү эшләрен башкаруга карата Типлаштырылган дәүләт (муниципаль) контрактын һәм әлеге типлаштырылган контрактның мәгълүмати картасын раслау турында» 2018 елның 5 июлендә чыккан 397/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы үз көчен югалтты, ул гамәлгә 2020 елдан керергә тиеш дип планлаштырылган иде.
Аның урынына Россиянең төзелеш министрлыгы Проект һәм тикшеренү эшләрен башкаруга карата типлаштырылган контракт шартлары проектын һәм мондый шартларга карата мәгълүмати карта проектын әзерләде.
Ачык фикер алышуларны тәмамлау датасы – 2019 елның 18 ноябре.