«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2019 елның 21-22 ноябрь көннәрендә «Төзелештә техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» дип аталган квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Максатчан аудитория: проект һәм төзелеш оешмалары, сынау үзәкләре һәм лабораторияләре, экспертиза һәм төзелеш күзәтчелеге органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр, юридик бүлекләр белгечләре.
Төп лектор булып «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертиза хезмәте җитәкчесе Тамара Василий кызы Сальникова чыгыш ясый.
Ике көнлек белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 7 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә сәламләү кофе-брейкы, өләшү материалы комплекты керә.
Укулар тәмамланганнан соң тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
(!) Белем алу өчен заявкалар 2019 елның 18 ноябренә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, 8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru