Сезнең игътибарыгызга семинар лекторларының доклад материаллары белән атналык басмаларны тәкъдим итәбез.
Александр Владимир улы Никитин: аэродром яны территорияләрендә капиталь төзелеш объектларын урнаштыруга карата таләпләр.
«Үзгәрешләрне күрмәскә, аларны кире кагарга, булган потенциалны бәяләп бетерүне, бүген нинди генә куәтле булмасын, иртәгә ул бик тиз искерергә һәм бөтенләй җимерелергә мөмкин»
Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше Стратегиясе проекты эшләнде. Стратегия гражданнарны арзан һәм сыйфатлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шулай ук Стратегиядә тормышка ашыру максатлары һәм бурычлары, илнең торак-коммуналь тармагы үсешенең якындагы 15 елга мөмкин булган сценарийлары билгеләнде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре Татарстан Республикасының Казан, Апас, Кама Тамагы, Саба муниципаль берәмлекләрендә 5 балалар сәламәтләндерү лагеры буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза, шулай ук смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәрделәр. 2019 елның октябрендә тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2018 елдан 2022 елга кадәр төзелеш өлкәсендә 200 ләп кагыйдәләр җыелмасын һәм ГОСТ лар эшләү һәм якынча 400 норматив документ актуальләштерү каралган.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлегенең бер юнәлеше булып күпфатирлы йортларда энергияне саклау һәм торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны киметү буенча чаралар тора. Шуңа бәйле рәвештә ТКХ предприятиеләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче оешмалар, торак кооперативлары һәм ТМШ җитәкчеләрен һәм белгечләрен «Күпфатирлы йортларда (КФЙ) энергияне саклау белән идарә итү» курсы буенча дистанцион укулар үтәргә чакырабыз.
Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә карата сатып алуларны урнаштырганда көндәшлекне арттыру максатыннан закон проекты белән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законының 96 статьясына 6.1 өлеше белән заказ бирүчегә сатып алуны гамәлгә ашырганда аны башкаруның аерым этаплары буенча контракт үтәлешен тәэмин итү таләбен билгеләү хокукын бирелүе турында өстәмә кертү күздә тотыла.
Агымдагы елның октябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре ТР муниципаль берәмлекләрендә 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрделәр. Объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча смета бәясе дөрес билгеләнгән, тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай нәтиҗәләр бирелде.
Сезнең игътибарыгызга семинар лекторларының доклад материаллары белән атналык басмаларны тәкъдим итәбез.