2019 елның 14-15 ноябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге «Россия хезмәт законнары үзгәрешләренең стратегиясе һәм яңалыклары: юридик затлар тарафыннан гамәлгә ашыру проблемалары» темасына семинар үткәрә.
Максатчан аудитория: кадрлар бүлеге, секретариат, канцелярия җитәкчеләре, белгечләре, офис-менеджерлар, эш җитештерүчеләр.
Төп лектор: Татьяна Сергей кызы Абранина – КМТТУ Инновацияләр белән идарә итү институты доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар җитештерү буенча консультанты.
Ике көнлек катнашу бәясе 5 800 сум тәшкил итә, бер көнлек катнашу бәясе – 3 000 сум.
Белем алу бәясенә мәгълүмати-методик материал, сәламләү кофе-брейкы һәм төшке аш керә.
Семинарны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22.
Тулырак программаны карау өчен Сез (843) 253-75-49, 272-65-60 телефоннары буенча һәм info@proff-standart.ru электрон почтасы аша запрос калдыра аласыз.