Проект документларын әзерләү төзүче яки техник заказ бирүче инициативасы буенча капиталь төзелеш объектларын төзүнең, реконструкцияләүнең аерым этапларына карата гамәлгә ашырылырга мөмкин.
(РФ ШрК 48 маддәсенең 12.1 өлеше)
РФ ШрК 51 маддәсендәге 7 өлешенең 4 пункты (2019 елның 27 июнендә чыккан 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән гамәлгә кертелгән редакциядәге пункт) нигезендә, төзелешкә карата рөхсәт бирү турындагы гаризага теркәлә торган документларның берсе булып проект документларына экспертиза үткәрүнең уңай бәяләмәсе тора.
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 03/2019 (10), 20 бит