Россиянең төзелеш министрлыгы машиналарны һәм механизмнарны эксплуатацияләү буенча смета бәяләрен билгеләү методикасын яңартты

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 4 сентябрендә чыккан 513/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән машиналарны һәм механизмнарны, шул исәптән, тышкы энергия чыганагыннан эшләүче һәм эшче-төзүче тарафыннан җитештерү операцияләрен башкарганда кулланыла торган двигательләр белән тәэмин ителгән машиналарны, автотранспорт чараларын, коралны эксплуатацияләү буенча смета бәяләрен билгеләү өчен Методик тәкъдимнәр билгеләнде.

2019 елның 4 сентябрендә чыккан 512/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән 2016 елның 20 декабрендә чыккан 999/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган, машиналарны һәм механизмнарны эксплуатацияләү буенча смета бәяләрен билгеләүнең элек гамәлдә булган Методикасы үз көчен югалтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International