«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен бәя кую буенча курслар оештыра

2019 елның 8 ноябре, җомга

2019 елның 18-22 ноябрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә («ПрофСтандарт») «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» программасы буенча эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен квалификация күтәрү курслары үтәчәк.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).

Укулар азагында 72 академик сәгатькә билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Бу бәягә укыту-методик материаллар комплекты керә.

Өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International