Территорияләр белән файдалануның аерым шартлары булган зона чикләрендә төзелергә, төзекләндерелергә тиешле объектларның проект документларына карата дәүләт экспертизасы әлеге зона режимы мондый төр биналарның, корылмаларның һәм (яки) аларның характеристикаларын урнаштыру буенча чикләүне күздә тоткан очракта гына үткәрелә.
2018 елның 1 гыйнварыннан башлап дәүләтнеке булмаган экспертиза проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү буенча дәүләт хезмәтләре белән беррәттән тулысынча электрон рәвештә күрсәтелү формасына күчте. Бу вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчеләргә техник характерда да, экспертиза үткәрү процедурасы буенча да техник ярдәм күрсәтү сервисы оештырылды.
Бүген Балтач районы Борбаш авылында «Ярдәм» исемле малайлар өчен пансионат ачылды. Пансионатны ремонтлау өчен спонсорлык ярдәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан күрсәтелде.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының шәхси кабинетында телефонга хәзер проектларны карау стадияләренең үзгәрешләре турында смс-хәбәр алу мөмкинлеге барлыкка килүе хакында Сезгә хәбәр итәбез.
Россиянең төзелеш министрлыгы заказ бирүчеләр тарафыннан төзелеш-монтаж эшләрен башкару графигын, шулай ук дәүләт контрактлары буенча башкарылган эшләргә карата түләү графигын төзү буенча бердәм кагыйдәләр билгеләде.
2018 елның 10 ноябренда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «2018 елда җылылык белән тәэмин итүгә карата тарифларны җайга салу үзенчәлекләре. Озак вакытлы тарифлы җайга салуга күчү» темасына семинар үткәрә.
Проект документларына санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килү-килмәү буенча экспертиза үткәрү Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 5 өлеше белән регламентлаштырылды.
Безнең Учреждениегә 30 ел тула. Кешелек критерийлары буенча – бу актив эшчәнлек, кыюлык һәм үз көчеңә ышану вакыты.
Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе – 140 белгечтән торган коллектив, шуларның 40тан артыгы – аттестацияләнгән экспертлар.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелештә бәя кую системасын камилләштерү дәвам итә.