Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе – 140 белгечтән торган коллектив, шуларның 40тан артыгы – аттестацияләнгән экспертлар. Аларның күбесе экспертизаның барлыкка килүеннән башлап эшли һәм 25 елдан артык һөнәри эшчәнлек стажына ия.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе эксперты – үз эшенең профессионалы гына түгел, ул проектның барлык уңай һәм тискәре якларын күрә торган аналитик та, үлчәү тәлинкәсендә барысын да дәлилле итеп үлчәргә һәм бәйсез карар кабул итәргә мөмкин. Бүген бу карарларның нәтиҗәлелеге вакыт белән тикшерелде дип әйтергә була. Нәкъ менә шушы профессионаллар Татарстан Республикасы төзелеш комплексының горурлыгы булып торалар һәм проектлаштыру стадиясендә объектларның иминлеге һәм ышанычлылыгы өчен җавап бирәләр.
Экспертлар тормышыннан алынган вакыйгалар (карарга)