Дәүләт контракты буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару кагыйдәләре билгеләнде

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы заказ бирүчеләр тарафыннан төзелеш-монтаж эшләрен башкару графигын, шулай ук дәүләт контрактлары буенча башкарылган эшләргә карата түләү графигын төзү буенча бердәм кагыйдәләр билгеләде.

Төзелеш-монтаж эшләрен башкару графигында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

  • төзелешне башлау һәм тәмамлау вакытлары;
  • капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү;
  • эшләрнең аерым этапларын тәмамлау вакытлары.

Эшләр өчен түләү графигы башкарылган төзелеш-монтаж эшләре өчен түләү вакытлары һәм күләме турында мәгълүматны үз эченә алырга тиеш.

График һәм контракт заказ бирүче тарафыннан бер үк вакытта төзелә һәм сатып алулар өлкәсенең бердәм мәгълүмати системасында урнаштырыла.

Боерык 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап гамәлгә керә.

«Капиталь төзелеш, эшләр объектларын төзү, реконструкцияләү предметы булып торган төзелеш-монтаж эшләрен башкару графигын һәм контракт (килешү) буенча башкарылган түләү графигын төзү Методикасының раслануы турында» 2018 елның 5 июнендә чыккан 336/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International