ТР Дәүләт экспертизасына 30 ел: «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салиховның котлавы

2018 елның 2 ноябре, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр, көрәштәшләр, дуслар!

Безнең Учреждениегә 30 ел тула. Кешелек критерийлары буенча – бу актив эшчәнлек, кыюлык һәм үз көчеңә ышану вакыты. Безнең Учреждениене мин нәкъ менә шундый итеп күрәм: көчле, үсеп килүче һәм яңа мәсьәләләрне чишәргә әзер итеп. Тотрыклы һәм уңышлы эш өчен безнең барысы да бар: без хәтерли һәм хөрмәт итә торган элгәрләрнең традицияләре, хезмәт сөючән, квалификацияле кешеләр – чын хезмәт кешеләре, финанс тотрыклылыгы, ныклы матди-техник база.

Без дистә ел гомерләрен гади булмаган, әмма бик кирәкле һәм җаваплы һөнәргә биргән, югары профессиональлек традицияләрен булдырган ветераннарыбызга рәхмәтлебез. Учреждение безнең һәрберебез өчен яраткан эшебез генә түгел, хәтта без горурлана алырлык гомуми тормыш та булып китте. Һәм без хезмәтебезнең кешеләргә кирәкле булуы белән бәхетле. Коллективның яшь буынына предприятиене яратуларын, аның гореф-гадәтләренә тугры булуларын һәм бу елларда экспертлар буыны тарафыннан тупланган тәҗрибәне оста куллануларын телисем килә.

Хезмәттәшләремне һәм ветераннарны Учреждениебезнең 30 еллык юбилее белән котлыйм! Без бергә республика һәм ил өчен мөһим эшне башкарабыз – төзелеп килүче биналарның һәм корылмаларның иминлеген тәэмин итәбез, димәк, кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итәбез. Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе коллективы яңа профессиональ баскычларны яуларга әзер дип ышанам. Сезгә тотрыклылык һәм иминлек, сәламәтлек, оптимизм һәм алдыбызда куелган максатларга ирешүдә ныклык телим!

Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International