Елена Марат кызы Бакина: проект документларын санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килү-килмәүгә бәяләү өлешендә үзгәрешләр

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Проект документларына санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килү-килмәү буенча экспертиза үткәрү Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 5 өлеше белән регламентлаштырылды.

Сәнәгать, транспорт объектларын, мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге биналарны һәм корылмаларны, торак йортларны, инженерлык инфраструктурасы һәм төзекләндерү объектларын һәм башка объектларны (алга таба – объектлар) проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү, техник яктан яңадан җиһазландыру, консервацияләү һәм юкка чыгару вакытында санитар кагыйдәләрне мәҗбүри үтәү «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 1999 елның 30 мартында чыккан 52-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясындагы 2 өлеше белән билгеләнгән.

Бу турыда тулырак мәгълүматны 2018 елның 03/2018 (6) номерлы III квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 63 – 65 битләрендә укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International