Аерым куллану шартлары булган кишәрлекләрдә объектларга дәүләт экспертизасын үткәрү тәртибе

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Территорияләр белән файдалануның аерым шартлары булган зона чикләрендә төзелергә, төзекләндерелергә тиешле объектларның проект документларына карата дәүләт экспертизасы әлеге зона режимы мондый төр биналарның, корылмаларның һәм (яки) аларның характеристикаларын урнаштыру буенча чикләүне күздә тоткан очракта гына үткәрелә. Башка очракларда төзүче яки техник заказ бирүче үз теләге белән проект документларын, шулай ук инженерлык эзләнүләрне дәүләти яки дәүләтнеке булмаган экспертизага җибәрергә хокуклы.

Шул ук вакытта, РФ ШрК нигезендә, дәүләт экспертизасын үткәрү вакыты капиталь төзелеш объектының катлаулылыгы белән билгеләнә, ләкин кырык ике эш көненнән дә артмаска тиеш. Әлеге вакыт төзүченең яки техник заказ бирүченең гаризасы буенча егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

2018 елның 28 сентябренда чыккан 40040-ТБ/02 номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International