2018 елның 1 гыйнварыннан башлап дәүләтнеке булмаган экспертиза проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү буенча дәүләт хезмәтләре белән беррәттән тулысынча электрон рәвештә күрсәтелү формасына күчте. Бу вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчеләргә техник характерда да, экспертиза үткәрү процедурасы буенча да техник ярдәм күрсәтү сервисы оештырылды.
Көн саен «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесендә мөрәҗәгать итүчеләрдән 300дән артык шалтырату эшкәртелә.
Шулай ук безнең белем бирү үзәгендә шәхси кабинет белән эшләү юнәлеше буенча 2000нән артык кеше укып чыкты.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең мөрәҗәгать итүчеләре өчен электрон рәвештә документларны тапшыру гадәти һәм уңайлы функция булып калды.
Бу турыда тулырак мәгълүматны 2018 елның 03/2018 (6) номерлы III квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 66 – 67 битләрендә укыгыз.