Актуаль мәгълүмат! «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә ТКХта тарифларны җайга салу буенча семинар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 10 ноябренда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «2018 елда җылылык белән тәэмин итүгә карата тарифларны җайга салу үзенчәлекләре. Озак вакытлы тарифлы җайга салуга күчү» темасына семинар үткәрә.

Семинарның спикерлары: Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре.

Чараны үткәрү вакыты: 10.00-16.00, катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

Катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый).

Семинарда катнашу өчен заявканы www.proff-standart.ru сайтыннан алырга һәм info@proff-standart.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22нче йорт.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International