Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм!
Агымдагы елның сентябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең белгечләре тарафыннан 47 күпфатирлы йортка капиталь ремонт яасу буенча смета бәясен дөрес итеп билгеләүгә тикшерү үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 23-25 октябрь көннәрендә Казан шәһ. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы эш тәҗрибәсен гомумиләштерү белән «Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең уңайлы тормыш мохитен булдыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Россиядә конгресс беренче тапкыр үтәчәк, аның эшлекле программасы үз эченә шәһәр үсеше өлкәсендә 120 спикерның чыгышын һәм фикер алышу өчен 30дан артык мәйданчыкны ала.
«Иҗтимагый биналар һәм корылмалар ТНһК 31-06-2009» КҖ 118.13330.2012 карата үзгәрешләр расланды, аерым алганда гомуми белем бирү биналарының катлары, спорт һәм тамашачылар залларын, белем алу биналарын урнаштыру буенча таләпләр аныкланды.
Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ТББ ФДМС) өчен җитештерүчеләр, импортерлар һәм ташучылар исемлеге төзелеш ресурсларын күпләп сату белән шөгыльләнүче дәүләт компанияләреннән, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарыннан һәм юридик затлардан мәгълүмат белән тулыландырылачак.
2019 елның 1 мартыннан КФЙда авария-диспетчерлык хезмәтләре эшчәнлегенә караган күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне алып бару Кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде (2018 елның 27 мартында чыккан 331 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары).
2019 елның 19 сентябрендә Мәскәүдә узган «Төзелеш экспертизасы институтын камилләштерү» III Халыкара конференциядә цифрлы трансформация һәм мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча проектлаштыру сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәлеге һәм капиталь төзелеш объектларының барлык тормыш циклы этапларында кабул ителә торган карарларның үзара бәйләнеше һәм ярашучанлыгы тәэмин итәчәлеге турында мәсьәлә каралды.
Сентябрь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 елның 19-21 сентябрь көннәрендә Бөек Новгородта Россия Хөкүмәте һәм Россиянең төзелеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән «Тормыш өчен мохит» форумы кысаларында төбәкләрнең илкүләм проектлары кысаларында эшләрне сыйфатлы итеп башкару өчен подрядчылар пулын формалаштырырга тиешлеге турында билгеле булды.