23 октябрьдән Казанда уңайлы мохит программасы буенча укулар башлана

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 23-25 октябрь көннәрендә Казан шәһ. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы эш тәҗрибәсен гомумиләштерү белән «Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең уңайлы тормыш мохитен булдыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.

1 тыңлаучы өчен курсның бәясе: 12 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый, яшәү һәм юлны үз эченә алмый). Оешмадан 3 һәм аннан да күбрәк кеше катнашканда, 10% күләмдә ташлама бирелә. Оешмадан 5 тән артык кеше катнашканда, өстәмә рәвештә бер хезмәткәргә бушлай белем алу мөмкинлеге бирелә.

(!) Урыннар саны чикләнгән.  Кунакханәне броньлау мөстәкыйль рәвештә башкарыла.

Бәягә кертелгән:

  • сәламләү кофе-брейкы,
  • көндәлек төшке ашлар,
  • мәгълүмати-методик материал комплекты,
  • төнге Казан буенча автобус экскурсиясе.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, 8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru

Курслар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International