BIM-технологияләр стандарт булмаган төзелеш объектларына экспертизаны гадиләштерәчәкләр

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 19 сентябрендә Мәскәүдә узган «Төзелеш экспертизасы институтын камилләштерү» III Халыкара конференциядә цифрлы трансформация һәм мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча проектлаштыру сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәлеге һәм капиталь төзелеш объектларының барлык тормыш циклы этапларында кабул ителә торган карарларның үзара бәйләнеше һәм ярашучанлыгы тәэмин итәчәлеге турында мәсьәлә каралды.

Капиталь төзелеш объектларының мәгълүмати модельләрен төзи торган тиешле программа продуктларына эшләнгән методикаларны урнаштыру, төрле ведомстволар белән стандарт булмаган карарларны яраштыруның озак вакытка сузылмаган процедураларына бирешмичә, нәтиҗәле һәм куркынычсыз проектларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International