«Бизнес-Онлайн» электрон эшлекле газетасында басма: нәтиҗәләр ясарга вакыт: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең бренды Россия Федерациясендә киң танылган. Ул төзелештә һәм архитектурада дәүләт хезмәтләренең киң спектрын башкаручы Идел буендагы иң эре эксперт үзәкләренең берсе, шулай ук биредә проект документларына дәүләти булмаган экспертизаны үткәрәләр.

85 ел эчендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге күп кенә актуаль проектларны гамәлгә ашырды, йөзләгән тыңлаучыны укытты һәм бай традицияләр туплады. Заманча шартларда белем бирү үзәге, һич арттырмыйча, җитештерүнең төрле өлкәләрендә, беренче чиратта, төзелештә һәм ТКХда эшләүче белгечләргә белем һәм актуаль мәгълүмат бирү буенча зур эш алып бара.

«Мәгариф һәр кешенең формалашуында һәм үсешендә мөһим өлеш булды һәм булып кала, — дип билгеләп үтте «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов. — Безнең белем бирү үзәге оешуның һәм үсешнең данлы юлын үтте. Хәзер белгечләр күпкырлы режимда эшлиләр, шуңа күрә безнең максат – белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру һәм экспертларыбыз тарафыннан тиз арада аларга кирәкле һәм тикшерелгән сыйфатлы мәгълүмат алу мөмкинлеген бирү. Ел саен безгә укырга меңнән артык кеше килә — бу күңелле күренеш. Моның өчен без эшлибез дә инде».

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»)
+7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru
Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22нче йорт

https://www.business-gazeta.ru/news/440304

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International