Төбәкләрнең илкүләм проектлары өчен подрядчылар реестрын формалаштырачаклар

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 19-21 сентябрь көннәрендә Бөек Новгородта Россия Хөкүмәте һәм Россиянең төзелеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән «Тормыш өчен мохит» форумы кысаларында төбәкләрнең илкүләм проектлары кысаларында эшләрне сыйфатлы итеп башкару өчен подрядчылар пулын формалаштырырга тиешлеге турында билгеле булды. Илкүләм проектлары кысаларында планлаштыруның алты еллык срогы төбәкләргә теге яки бу эшләрне башкару графикларын төзергә һәм бюджеттан финанс агымнарын фаразларга мөмкинлек бирә. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, РФ субъектларында илкүләм проектларны үтәү проблемасы – муниципалитетлар тарафыннан контракт документларын әзерләүнең түбән сыйфаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International