Россиянең төзелеш министрлыгында 2030 елга кадәр Төзелеш тармагын үстерү стратегиясе проектына карата төп кисәтүләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар. Документ буларак, Стратегия тармак үсешенең төп трендларын чагылдыра һәм алдынгы технологияләрне кертү һәм үстерү, барыннан да элек, капиталь төзелеш объектларының барлык тормыш циклы дәвамында BIM-модельләштерүне гамәлгә кертү кирәклегенә басым ясый.
2003 елдан башлап «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәк тарафыннан «Татарстан Республикасының төзелеш бәясе» җыентыгы чыгарыла. Ул үз эченә материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә һәм агымдагы бәяләр дәрәҗәсендә төзелештә кулланыла торган башка ресурсларга карата уртача смета бәяләрен алган.
Хөрмәтле Виталий Игорь улы! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы Сезне юбилеегыз белән котлый!
Россиянең төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза үткәрү буенча бердәм дәүләт бәяләмәләр реестрын алып бару һәм әлеге реестрдан мәгълүмат тапшыру тәртибен төгәлләштерде.
Төзелеш икътисадын һәм халыкара җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Россиянең төзелеш министрлыгы беренче тапкыр «Биналар һәм корылмалар. Сүзлек. Төп терминнар» ИСО 6707-1:2020 стандарты версиясен рус һәм инглиз телләрендә эшли. Россия һәм чит ил төзүчеләре 2020 елда ук гармонияләштерелгән терминнарны куллана алачак.
Хөрмәтле Раян Сәхипҗан улы! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») хезмәткәрләрен 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәм!
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») конференцияләр, семинарлар, курслар, тренинглар, мастер-класслар һәм башка чараларны бергәләп үткәрү өчен оешмаларны чакыра.
2018 елның 1 июленнән башлап, капиталь төзелеш объектлары өчен проект документларына экспертизаның барлык бәяләмәләре дә капиталь төзелеш объектларының проект документлары экспертизаның Бердәм дәүләт бәяләмәләренең реестрына кертелергә тиеш. Реестрны алып бару тәртибе 2018 елның 22 февралендә чыккан 115 номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән расланган.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре Казан шәһәрендә яңа Сәүдә үзәге төзелешенә уңай бәяләмә бирделәр. Сәүдә үзәге Совет районында «Мега» сәүдә үзәге янында урнашачак.