Казанда World Urban Parks-2019 бөтендөнья парк конгрессы булачак

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Россиядә конгресс беренче тапкыр үтәчәк, аның эшлекле программасы үз эченә шәһәр үсеше өлкәсендә 120 спикерның чыгышын һәм фикер алышу өчен 30дан артык мәйданчыкны ала. Казанда парк конгрессын үткәрү (18-20 нче октябрь) Татарстан Республикасының бу мәсьәләдә зур тәҗрибәсе, халык өчен ял итү зоналарын төзекләндерү буенча үз эшләнмәләре булуын, эстетик йөзен яхшырту, гражданнар өчен куркынычсыз, уңайлы һәм эстетик яктан кызыклы яшәү мохите булдыра алуын раслый. 2015 елдан башлап Татарстан Республикасында әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнәләр, һәм ел саен әлеге программа җирле халык арасында популярлаша бара. 2016 елда программа су саклау зоналарын төзекләндерү өлешендә тулыландырылды. 2017 елдан башлап җәмәгать киңлекләрен үстерүнең бердәм программасы гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан Республикасында Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы Ага-Хан халыкара архитектура премиясе җиңүчеләренең берсе булды.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә булачак. Дөньядагы төп парк конгрессында катнашу өчен сайтта теркәлүне үтәргә кирәк. Шунда ук спикерлар һәм программа турында мәгълүмат та табарга була.

Белешмә:

World Urban Parks беренче халыкара конгрессы 2015 елда Понти-ди-Лимадада, Португалиядә булды. Икенче тапкыр экспертлар 2018 елда Австралиядә Мельбурнда җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International