Россиянең төзелеш министрлыгы гамәлдәге төзелеш районнарында мәктәпләрне проектлаштыруга карата таләпләрне гадиләштерәчәк

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

«Иҗтимагый биналар һәм корылмалар ТНһК 31-06-2009» КҖ 118.13330.2012 карата үзгәрешләр расланды, аерым алганда гомуми белем бирү биналарының катлары, спорт һәм тамашачылар залларын, белем алу биналарын урнаштыру буенча таләпләр аныкланды. Шулай ук белем алу биналарының яктылык ягыннан ориентациясе буенча чикләүләр бетерелде һәм белем бирү объектларының компакт чишелешләрен проектлаштыру мөмкинлеге каралды.

Үзгәртелгән кагыйдәләр җыентыгын кертү датасы – 2020 елның 18 марты.

Максатчан күрсәткечләрендә проектлаштыруда һәм төзелештә алдынгы технологияләрне кертү өчен гамәлдәге норматив-техник документларны актуальләштерү каралган иҗтимагый биналарны һәм корылмаларны төзү буенча кагыйдәләр җыентыгындагы үзгәрешләр «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International